Гузель Уразова — Татар кызы

Слушать Гузель Уразова — Татар кызы

Текст песни Гузель Уразова — Татар кызы

Эх шушы татар кызлары
Тәмле дә соң ашлары!
Шаяртып сикерә аның
Шомырт кара кашлары!

Татар кызлары, әй кызлар
Оялчан сылу йөзләр
Теләр иде без булырга
Дистәләр түгел, йөзләр!

Татар кызына сокланып
Кемнәр генә яшәми!
Берәүләр дә, берәүләр дә
Безнең кебек яшьнәми!

Моң түгелә, моң агыла
Сибелә үзләреннән
Милләтенә сөю хисе
Чагыла күзләреннән

Бер карар күзеңә, егет
Гашыйклар булырсың бит!
Аны яулап алыр өчен
Утларга тулырсың бит!

Көянтә-көянтә суы
Чайкала дулкын кебек
Беркайчан да сүнә алмас
Татар кызында өмет!

Татар кызына сокланып
Кемнәр генә яшәми!
Берәүләр дә, берәүләр дә
Безнең кебек яшьнәми!

Моң түгелә, моң агыла
Сибелә үзләреннән
Милләтенә сөю хисе
Чагыла күзләреннән

Сиңа әйтәм, сиңа дәшәм
Әй горур татар кызы!
Елмаер чакта елмай син
Әй тыйнак татар кызы!
Керфекләрен җем-җем итә
Әйтерсең канат кошы!
Күрегез сез дөньяларда
Татар кызы балкышы!

Толымнарыңда чулпылар
Челтер-челтер киләләр
Калфак кисәләр бигрәк тә
Йөрәкләрне теләләр!
Җилкәсендә мең авырлык
Елмая бары үзе
Акланмас та, тапланмас та
Татар кызы!

Татар кызына сокланып
Кемнәр генә яшәми!
Берәүләр дә, берәүләр дә
Безнең кебек яшьнәми!

Моң түгелә, моң агыла
Сибелә үзләреннән
Милләтенә сөю хисе
Чагыла күзләреннән

Татар кызына сокланып
Кемнәр генә яшәми!
Берәүләр дә, берәүләр дә
Безнең кебек яшьнәми!

Моң түгелә, моң агыла
Сибелә үзләреннән
Милләтенә сөю хисе
Чагыла күзләреннән