Гузель Уразова — Султаным

Слушать Гузель Уразова — Султаным

Текст Гузель Уразова — Султаным

Янымнан үтеп китсәң дә,
Кагыласың җаныма.
Бер күрүдә әйләндең син
Хисләремнең язына.

Әкияттә мин кунакта,
Син янымда булган чакта.
Мең дә бер кичә иттереп
Гел янам бу хакта.

Җаным, җаным, җаным,
Патшам, падишаһым,
Ә син минем, ә син минем
Йөрәгемнең солтаны.
Җаным, җаным, җаным,
Солтан, хей, солтаным.
Гомергә бергә булыйк дип,
Ходайдан сораганым.

Табышмактай бу мәхәббәт,
Көн саен бер чишелеш.
Мин яратам сине, җаным,
Ничек бар, шундый килеш.

Безнең мәхәббәт чишмәсе,
Ул йөрәкнең түрендә.
Без төзегән хыял иле,
Ялкын хиснең серендә.

Җаным, солтаным.
Җаным, солтаным.
Җаным, солтаным.
Җаным, солтаным.