Гузель Уразова — Кайт син, балам

Слушать Гузель Уразова — Кайт син, балам

Текст Гузель Уразова — Кайт син, балам

Язгы сулар ургылып аккан чакта
Күңелләрем сине юксына
Язлар ямьле түгел синнән башка;
Кайт син, балам, тизрәк, кайтсана!

Кайт, күз нурым, кайт Туган ягыңа –
Тугайларың сине сагына

Өй түрендә кошлар оя корды,
Сайрауларын тыңлап юанам.
Алар тиздән бала үстерерләр –
Минем генә йортым тын һаман.

Кайт син, балам, кайт Туган ягыңа –
Тургайлар да сине сагына

Яз кайтмадың, бәлки көз кайтыр дип
Сине көтеп яшим мин һаман
Узмасынла гомер сагыш белән –
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам

Кайт син, балам, кайт Туган ягыңа –
Газиз әнкәң сине сагына

Газиз әнкәң сине сагына…
Газиз әнкәң сине сагына…
Кайт син, балам…