Гузель Уразова — Рэхмэт, эти-эни!

Слушать Гузель Уразова — Рэхмэт, эти-эни!

Текст Гузель Уразова — Рэхмэт, эти-эни!

1.Син булганга, Әни, гомер җырлы,
Үсә алдык җылы кочакта.
Гаилә җанлы Әти син булганга,
Ут сүнмәде бер дә учакта.

2.Кәеф төшсә юктан, эш бармаса,
Искә төшә Әти сүзләре.
Гел шат булып яшәргә дөньяда,
Ярдәм итә Әни үрнәге.

Припев :
Рәхмәт, сиңа, Әти, рәхмәт сина Әни,
Үстердегез, кеше иттегез.
Безнең уңыш сезгә һәрчак көч өстәсен,
Бәхеткә күмелсен көнегез.

3. Яшәрбез без сезне куандырып,
Сез бит безгә күпне бирдегез.
Үзегез корган матур ояларда
Тигез генә гомер итегез.