Гузель Уразова — Анламадым

Слушать Гузель Уразова — Анламадым

Текст Гузель Уразова — Анламадым

Сәбәпләрен табасылар килде
Кабат-кабат уйлап карадым
Ә шулай да, миннән китүеңне
Әле хаман аңлый алмадым

Йә нишләтим икән сөюемне
Йөрәгемне килеш түзимме?
Әллә инде сине аңламадым
Аңламадым әллә үземне

Аңламадым китүеңне бердә
Сөюемне син бит беләсең
Мин түзәрмен, бәлки түзә алырмын
Ә син үзең ничек түзәрсең?

Аңламадым синең китүеңне
Нигә җиттек шушы хәлләргә?
Ә ишекләр бикләнмәгән әле
Кайтасылар килсә әгәр дә