Салават Фатхетдинов — Очрашу эзлэмэ

Слушать Салават Фатхетдинов — Очрашу эзлэмэ

Текст Салават Фатхетдинов — Очрашу эзлэмэ

Еллар аркылы килдең кичегеп,
Үткән сөюне искә төшереп,
Кабат очрашу кирәкми икән,
Олы хисләрне уятып, иркәм.

Булып кал бары, яшьлек ялгышым,
Күңел түрендә, назым, сагышым,
Эзләмә мине, хәзер без бүтән,
Гомерләр үткән, соң инде, иркәм.

Әйләнеп кайтмас, яшьлек тә үткән,
Тәүге сөюләр, беренче үпкән,
Тормыш йомгагын без инде сүткән,
Язмышта безне башкалар көткән.