Ришат Тухватуллин — Абыема

Слушать Ришат Тухватуллин — Абыема

Текст Ришат Тухватуллин — Абыема

1. «Абыең кем?»- дип сорыйлар
Исемеңне үк әйтүгә
Энеңә хөрмәт иде.
Бала чагымнан якларга,
Абыйлы булып үсәргә
Миңа зур бәхет тиде.

Кушымта:
Тормыш урамнарында,
Кышның бураннарында
«Таянырлык абыем бар,
Ышанычлы абыем бар»-
Дип яшим яннарыңда.
Гел бергә бердәм булып,
Матур балачак узып.
Эшләп үстек, гөрләп үстек,
Җырлап үстек, җырлап яшик
Абый-энеле булып.

2. «Нинди генә хәл булмасын,
Туган ара бозылмасын»-
Әти сүзе йөрәктә.
Бу сүзләрнең көчен хаклап,
Яшик туганлыкны саклап
Антлар бирешмәсәк тә.
Кушымта:

3. Булыйк абый гел янәш
Кирәктә ярдәмләшерлек,
Кирәктә киңәшерлек.
Булсын уртак уйларыбыз
Таңнар аттырганга кадәр
Утырып сөйләшерлек.