Раяз Фасихов — Шомыртлар

Слушать Раяз Фасихов — Шомыртлар

Текст Раяз Фасихов — Шомыртлар

1) Ак шомыртта яфрак кулмәк
Син киеп килгән идеӊ
Мәӊге шулай яратышып
Яшик без дигән идек.Припев:
Ак кулмәк кия шомыртлар
Нигә соӊ язда гына
Татлы сөю мизгелләре
Булган бит азга гына

2) Ак шомыртныӊ чәчәгедәй
Коелды хисләр иртә
Сине көтеп иртә кичен
Гомерләр ялгыз үтә.

Припев:
Ак кулмәк кия шомыртлар
Нигә соӊ язда гына
Татлы сөю мизгелләре
Булган бит азга гына

3) Язлар җитсә шомытрларым
Ак чәчәк атар микән
Өзлеп сөйгән ярны нигә
Онытып булмый икән
Припев:
Ак кулмәк кия шомыртлар
Нигә соӊ язда гына
Татлы сөю мизгелләре
Булган бит азга гына