Ильсия Бадретдинова — Торып бас

Слушать Ильсия Бадретдинова — Торып бас

 Текст Ильсия Бадретдинова — Торып бас

Кул селтәсә якын дусларың:
«Ул егылды, тормас», — диеп.
Шатлансалар дошманнарың:
«Булмас!», — диеп.
Өметен өзсә туганнарың:
«Ул безнеке түгел!», — диеп.
Сөйгән кешең китсә:
«Ул таш күңел!», — диеп.

Бар көчеңне җыеп торып бас —
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.

Юлларда егылулар җиңел,
Авыр кире торулары.
Тайгак юлдан
Туры атлап барулары.
Кул селтәгән дуслар дус түгел,
Ташлап киткән ярлар — чит яр.
Бер егылгач,
Тора алсаң өметең бар.

Бар көчеңне җыеп торып бас —
Бер егылып торган егылмас.
Алга атла:
Бер генә килми җиргә яз.