Ильхам Шакиров — Герман кое

Слушать Ильхам Шакиров — Герман кое

Текст Ильхам Шакиров — Герман кое

Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Калган гомер санаулы.

Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Туган илдэн алып китте
Чуен жирнен такыры,
Остемдэге ак кулмэгем
Кэфен булыр ахыры.

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Безнен авыл капкалары
Ачык торсын, япмагыз.
Безнен газиз балаларны
Ятим диеп какмагыз.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.