Гузель Уразова — Жаным

Слушать Гузель Уразова — Жаным

Текст Гузель Уразова — Жаным

Назым, җаным, сине көттем, яр иттем, парлы канатым.
Сине бу кадәрле тик мин яраттым.
Кем әйтсә бер нахак сүз, ышанма – ялган,
Мәхәббәт сүзләре сөйли карашым!

Син бүгеннән үз кулың белән мине сал утларга,
Тик мине яратып туктама!
Син теләсәң – мин очармын,
Синең өчен диңгезләрдән,
Дәрьялардан юл ясармын.
Арабызга керсәләр табармын,
Бар өзелгән җепләрне ялгармын,
Бу җирне иңләп-буйлап юл ясармын.

Назым, җаным, сине көттем, яр иттем, үлеп яраттым.
Бөек бу җиһанда тик син канатым.
Кем әйтсә бер нахак сүз, ышанма – ялган,
Ярату сүзләре сөйли карашым!

Яратканым син генә,

«Оҗмах» булыр яшәр җирем —
Яннарыма кил генә.