Гузель Уразова — Табибларга

Слушать Гузель Уразова — Табибларга

Текст Гузель Уразова — Табибларга

Бар гыйлемен,бар гомерен бирер
Ярдәменә аның мохтаҗга.
Табиб булмый, кем соң лаек булсын,
Ак чәчәктән үргән бу таҗга?

Янар шәмдәй җылы якты сибеп,
Эреп төшә аның тормышы.
Җир йөзендә күпме ак чәчәк бар,
Табибларга булсын барысы.

Я,табибка өмет белән карый,
Я, Ходайга хаста табына.
Барысы да Ходай кулында,
Тик табиб газап чигә җанына.

Өмет дими,йокы тәмен курми,
Ак халатын кигән сафта ул.
Авыруны үлем тырнагыннан
Җанын бирер булып тарта ул