Гузель Уразова — Ромашкалар

Слушать Гузель Уразова — Ромашкалар

Текст Гузель Уразова — Ромашкалар

Ромашкалар сөю чәчәге ул,
Мәхәббәтне сүзсез аңлата,
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр… бәлки ярата?

Ромашкалар өмет чәчәге ул —
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә.

Ромашкалар минем чәчәгем ул,
Бүләк итте аны сөйгәнем.
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем.

Ромашкалар урман чәчәге ул,
Якты бизәкләре болынның…
Күргән саен искә төшерәләр
Рәхәтлеген бергә булуның