Гузель Уразова — Рэхмэт сина тамашачым

Слушать Гузель Уразова — Рэхмэт сина тамашачым

Текст Гузель Уразова — Рэхмэт сина тамашачым

Рәхмәт сиңа, газиз тамашачым,
Алкышларга мине күмгәнгә,
Кайгы-шатлыкларым уртаклашып,
Туганыңдай якын күргәнгә.

Сине сагынып кайттым сәхнәләргә.
Куркыта алмый салкын кышлары.
Тамашачым, синең мәхәббәттән
Күңелләрдә минем яз бары.

Түбәнчелек белән баш иямен
Тамашачым, синең алдыңда.
Иңнәремә син бит канат куйдың,
Инде сындым дигән чагымда.

Сезнең белән яңа очрашулар
Көтсен иде алда күп еллар.
Мизгел кебек кенә гомерләрдән
Истәлеккә калсын җыр-моңнар.

Моңга сусап кайттым сәхнәләргә.
Куркыта алмый салкын кышлары.
Тамашачым, синең мәхәббәттән
Күңелләрдә минем яз бары.