Гузель Уразова — Балаларга

Слушать Гузель Уразова — Балаларга

Текст Гузель Уразова — Балаларга

Һәр кеше тели балага
Бәхетле гомер юлы,
Булсын дип таза саулыгы,
Була күрсен акылы.
Ата-ана яза алса
“Тормыш” дигән дәфтәрне,
Язар иде баласына
Иң бәхетле тәкъдирне

Балакаем,тормышыңда
Юл куйма ялгышларга,
Юл куйма ялгышларга!
Яшәсәк иде дөньяларда
Бәхетле язмышларда.

И,Ходаем, балаларны
Туры юлдан яздырма.
Шәфкатьлелек, иман нуры,
Мәрһәмәттән аерма.
Буыннардан буыннарга
Теләкләр кабатлана,
Балалары сөендерсә,
Бәхетле ата-ана.