Гузель Ахметова — Юллар

Слушать Гузель Ахметова — Юллар

Текст Гузель Ахметова — Юллар

Тагы озын юлларга чыгам,
Дога белән башлыйм юлымны.
Озатып килә таң йолдызы,
Жибәрми саклый ялгызымны.

Кушымта:
Алда юллар, борма юллар,
Ни көтә борылышында.
Каршыма жилләр иссәдә,
Бәхетлемен язмышымда.

Кала артта ак каенлы тау,
Жиләкләре пешкәндер инде.
Кул болгап калды балачагым,
Кузләремэ яшьләр тоелде.

Көтсен тик безне ак бәхетләр,
Йөргән сәфәребез уң булсын.
Безне сагынып көткәннәребез,
Елмаеп, көлеп, каршы алсын.