Элвин Грей — Ашкына гомер

Слушать Элвин Грей — Ашкына гомер

Текст Элвин Грей — Ашкына гомер

Ашкына күңел ярсып үтәргә,
Без бит туганбыз тормыш көтәргә.
Ашкынма гомер, көт син чак кына,
Бәхетле булыр тормыш хакына.

Ашкынма гомер, тукта чак кына
Бергә яшәгән дуслар хакына.
Ашкынып гомер, зая үтмә син,
Иманлык безне ташлап китмәсен.
Иманлык безне ташлап китмәсен.

Күңелем әле дәртле, талпына
Җырлар җырларга туган халкыма.
Ашкынма гомер, ял ит чак кына,
Алда туачак җырлар хакына.

Ашкынма гомер, тукта чак кына
Бергә яшәгән дуслар хакына.
Ашкынып гомер, зая үтмә син,
Иманлык безне ташлап китмәсен.
Иманлык безне ташлап китмәсен.

Ашкынма гомер, тукта чак кына
Бергә яшәгән дуслар хакына.
Ашкынып гомер, зая үтмә син,
Иманлык безне ташлап китмәсен.
Иманлык безне ташлап китмәсен.