Анвар Нургалиев — Уза-Уза Гомерлэр

Слушать Анвар Нургалиев — Уза-Уза Гомерлэр

Текст Анвар Нургалиев — Уза-Уза Гомерлэр

1. Алкы-салкы яшәү — яшәү түгел,
Килә таулар үрен яулыйсы.
Салган эзләреңнең җимешләрен
Еллар үткәч санап барлыйсың.

Пр.: Уза, уза, уза гомер кыскара,
Уза, уза, яши-яши остарабыз.
Ләкин чәчләр агара, маңгай сырлана,
Яшьлекләргә кайтып булмый яңадан.

Уза, уза, уза гомер кыскара,
Уза, уза, яши-яши остарабыз.
Ләкин чәчләр агара, маңгай сырлана,
Гомерләрне үтеп булмый яңадан

2. Үттек, үткәннәре үкенечсез,
Гомерләрне зая гизмәдек.
Шуңадыр ла язмыш язганнарга
Бәхет-шатлык белән түләде.

Пр.: Уза, уза, уза гомер кыскара,
Уза, уза, яши-яши остарабыз.
Ләкин чәчләр агара, маңгай сырлана,
Яшьлекләргә кайтып булмый яңадан.

Уза, уза, уза гомер кыскара,
Уза, уза, яши-яши остарабыз.
Ләкин чәчләр агара, маңгай сырлана,
Гомерләрне үтеп булмый яңадан.

3. Эх, эшлисе эшләр сансыз әле,
Йөрәк кенә көчендә булсын.
Без өлгерә торыйк, изгелекләр кылыйк,
Елларның шәбе алда торсын.

Пр.: Уза, уза, уза гомер кыскара,
Уза, уза, яши-яши остарабыз.
Ләкин чәчләр агара, маңгай сырлана,
Гомерләрне үтеп булмый яңадан.

Уза, уза, уза гомер кыскара,
Уза, уза, яши-яши остарабыз
Ләкин чәчләр агара, маңгай сырлана,
Яшьлекләргә кайтып булмый яңадан. (2 раза)