Анвар Нургалиев — Авыр чакларны уйлама

Слушать Анвар Нургалиев — Авыр чакларны уйлама

Текст Анвар Нургалиев — Авыр чакларны уйлама

1.Сыналадыр безнең җаннар,
Авырлыкларда гына.
Авырлыклар булган җирдә,
Сабырлыклар да була.

2. Уңга карасаң — кыенлык,
Сулга баксаң — авырлык.
Авырлыксыз бер юлда юк
Җиңел генә барырлык.

Билләхи, бер юлда юк.
Җиңел генә барырлык.

3. Авырлыклар булсын әле,
Җиңеп чыгарбыз әле.
Авырлыкны җиңгәч кенә
Җиңел суларбыз әле.

4. Авыр чакларны уйлама,
Җиңел чакларны уйла.
Җиңел чакларны уйласаң,
Чыңлап та җиңел була.

Билләхи, шулай итсәң.
Чыңлата җиңел була. .