Анвар Нургалиев — Җан дустым бул

Слушать Анвар Нургалиев — Җан дустым бул

Текст Анвар Нургалиев — Җан дустым бул

1. Юк, алдымнан барма син, дускаем,
Яратмыймын ияреп йөрергә.
Бик артта да калма, кирәкмәс,
Кыен булыр юлны күрергә.

Кушымта:
Жан дустым бул, янәшәмнән атла,
Уртак булсын кайгы-шатлыклар.
Яшьлегебез сөелеп бергә үтте,
Бергә үтсә иде картлыклар.

2. Абынсак та бергә абынырбыз,
Сөенсәк тә бергә сөеник.
Кирәк булса соңгы телемне дә
Бер уйламый уртак бүлешик.

Кушымта:
Дус-ишләр күп тормыш сукмагында,
Жан дускайлар алар санаулы.
Кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенеч белән,
Юллар, еллар белән сынаулы.

3. Арабызга кермәсеннәр, дустым,
Көнче, куштан гайбәт сөйләүче.
Безнең хакта үзебездән дә,
Үзебездән дә күбрәк белүче.

Кушымта:
Жан дустым бул, янәшәмнән атла,
Уртак булсын кайгы-шатлыклар.
Яшьлегебез сөелеп бергә үтте,
Бергә үтсә иде картлыклар.
Дус-ишләр күп тормыш сукмагында,
Жан дускайлар алар санаулы.
Кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенеч белән,
Юллар, еллар белән сынаулы.