Айрат Сафин & DJ Radik — Ике йорэк

Слушать Айрат Сафин & DJ Radik — Ике йорэк

Текст Айрат Сафин & DJ Radik — Ике йорэк

Үсеп җиткән ни ара?
Бүген бездә гөрләп туй бара!
Матур өстәлләр корылган
Дус-туганнар җыела!
Бер-берендә серле күзләре
Нурдай балкый йөзләре
Күңелләрен җилкендерә
Әче-әче сүзләре!
Күз тимәсен пар
Мәңге бергә булсыннар!

Ике йөрәк, ике яр,
Икеседә гашыйклар!
Вәгъдә биреп, балдак киеп
Канатланып очтылар!

Мәхәббәтнең чәчәк атуы,
Йолдызларның балкуы
Ике йөрәк каршы ала
Иртән таңнар атуы
Бер-берендә серле күзләре
Нурдай балкый йөзләре
Күңелләрен җилкендерә
Әче-әче сүзләре!
Күз тимәсен пар
Мәңге бергә булсыннар!

Дуслар-туганнар чын күңелдән котлыйлар
Тормышларында гел булсын ак юллар
Шундый матурлар, икесе дә гашыйклар
Күз тимәсен пар, мәңге бергә булсыннар!

Күз тимәсен пар
Мәңге бергә булсыннар!