Айдар Галимов — Жырлыйм туган якта

Слушать Айдар Галимов — Жырлыйм туган якта

Текст Айдар Галимов — Жырлыйм туган якта

Ничек ташлап китим, ничек ятим итим
Сөн буенда үскән талларны.
Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә-
Ташлап китә алмам аларны.

Китсәм туган яктан — читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Елашырлар инде, җырлашырлар инде-
Мин талларга туган диярлек.
Әгәр китсәм алар — өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.

Китсәм туган яктан — читтә бәхет тапмам,                                                                                                                          Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Туып- үскән шушы җирнең мин бер кошы
Китәргә дип канат кагынам.
Кайгы- шатылкларым, шатлык- сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.

Китсәм туган яктан — читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.