Айдар Галимов — Син минем жанымнын яртысы

Слушать Айдар Галимов — Син минем жанымнын яртысы

Текст Айдар Галимов — Син минем жанымнын яртысы

1. Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

припев:

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

2. Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

припев:

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

3. Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

припев:

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.