АИГЕЛ — Шәм

Слушать АИГЕЛ — Шәм

Текст АИГЕЛ — Шәм

Шәмем бетә,
Кулларыма тама
Кайнар тамчы —
Елый шәм-ана.
Шулай язган,
Кана, җаным, кана,
Син эрисең —
Ялкын-сабый яна,
Син эрисең —
Ялкын-сабый яна.

Аем кими,
Агып бетә, сүнә,
Караңгыда туза,
Күккә сеңә,
И төн, тала
Бу алтынны, тала,
Ул эрегәч, туа
Ай-бала,
Ул эрегәч, туа
Ай-бала.

Тәрәзәмнән үбә
Кара тоба,
Шулмы инде юлым
Сиңа таба?
Мин, ут эзләп, килгәч ерактан,
Кума мине, зинһар, йөрәктән,
Кума мине, зинһар, йөрәктән.