Салават Фатхетдинов — Дусларга
Слушать Салават Фатхетдинов — Дусларга
Текст Салават Фатхетдинов — Дусларга
Бала чакта сандугачтай
Килә иде сайрасы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайласы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
Сандугачым өйрәт мине
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кәдерле дусларга.
Чәчәкле алым чалгымны
Җырлатам әле кайрап.
Сөюемне аңлатырга
Сандугач булып сайра.
Сандугачым сайра, сайра
Сайра син арыганчы.
Сайрап дилер халкым өчен
Йөрәгем ярылганчы.