Габдельфат Сафин — Чиялэр
Слушать Габдельфат Сафин — Чиялэр
Текст Габдельфат Сафин — Чиялэр
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» – дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» – дияләр.
Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
«Үбим!» – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» – дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» – дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!» – дияләр.