Илсөя Бәдретдинова — Нэрсэ житми сина, кунел

Слушать Илсөя Бәдретдинова — Нэрсэ житми сина, кунел

Текст Илсөя Бәдретдинова — Нэрсэ житми сина, кунел

Нәрсә җитми сиңа, күңел, нәрсә кирәк?
Дөньяң тыныч, аяз күгең, тормышың мул.
Нигә сыкрый икән йөрәк, ник күздә яшь?
Булганына шөкер ит син, рәхмәтле бул.

Нәрсә җитми сиңа, күңел, нәрсә җитми?
Бер Ходаем, күңел тынычлыгы сорыйм.
Бәхететемнән шашып, шашып көләр чакта
Бер сәбәпсез, үкси-үкси елыйм.

Нәрсә кирәк сиңа, күңел, нәрсә җитми?
Бәхет белән тулып ата һәрбер таңым.
Тоеп яшим Ходаемның рәхмәтләрен.
Тик нигә соң сыкрый йөрәк, әрни җаным?

Нәрсә җитми сиңа, күңел, нәрсә җитми?
Бер Ходаем, күңел тынычлыгы сорыйм.
Бәхететемнән шашып, шашып көләр чакта
Бер сәбәпсез, үкси-үкси елыйм.

Нәрсә җитми безгә, дуслар, нәрсә җитми?
Күңелләрнең тынычлыгын кая җуйдык?
Әллә инде рәхәтеннән бу дөньяның,
Чынлап та яшәп туйдык, яшәп туйдык, яшәп туйдык?

Нәрсә җитми сиңа, күңел, нәрсә җитми?
Бер Ходаем, күңел тынычлыгы сорыйм.
Бәхететемнән шашып, шашып көләр чакта
Бер сәбәпсез, үкси-үкси елыйм.