Ильнар Сайфиев — Эрет мине

Слушать Ильнар Сайфиев — Эрет мине

Текст Ильнар Сайфиев — Эрет мине

Нигәдер бер-беребезне
Аңлый алмыйбыз гына,
Күңел тула, күңел туңа,
Күңелләрем боз гына.

Синең кайнар кочагыңа
Кереп бетәсем килә,
Эрет мине, эрет инде,
Эреп бетәсем килә.

Синнән башка салкын миңа,
Синсез җаным сызлана.
Хәтта кайнар хисләрем дә
Сызлана да бозлана.

Синең кайнар кочагыңа
Кереп бетәсем килә,
Эрет мине, эрет инде,
Эреп бетәсем килә.

Язлар килде диеп кенә,
Сулган гөлләр терелми.
Иделдә боз эресә дә,
Күңелдә боз эреми.

Синең кайнар кочагыңа
Кереп бетәсем килә,
Эрет мине, эрет инде,
Эреп бетәсем килә.